20 гә якын төре билгеле, Евразия һәм Көньяк Америкада таралган.

Татарстан территориясендә бер төре – тимгелле дуңгыз уты (A. maculatus) ара-тирә барлык районнарда да очрый. Нарат урманнарында, куаклар арасында, корылыклы болыннарда үсә.

30-100 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы коңгырт кара, юан. Сабагы туры, өске өлешендә аз гына ботаклы. Яфраклары озынча-оваль, куе яшел, кызгылт сеңерчәле һәм коңгырт тимгелле. Чәчәкләре лимондай сары, хуш исле, кәрзиннәрендә икешәр-дүртәр булып, сабак очларында урнашкан. Җимеше – бер рәттәге төкчәләрдән торучы бүрекчәле орлыкча. Июньдә чәчәк ата. Җимешләре июнь-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Халык медицинасында яфраклары ялкынсынуга каршы һәм яра төзәтү чарасы буларак файдаланыла.

Терлек азыгы.