3 төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында һәм Көньяк Америка тауларында таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре — киң яфраклы цинна (С. latifolia), Кама алдында очрый. Күләгәле ылыслы һәм катнаш урманнарда үсә.

60-130 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы шуышма. Сабагы туры, шома. Яфраклары киң кыяк, озын. Чәчәк төркеме – кытыршы иенке ботакчыклы җәенке себеркәч. Җимеше – бөртекчә. Июльдә чәчәк ата. Җимешләре августта өлгерә. Орлыктан һәм вегетатив юл белән (тамырчалардан) үрчи.

Терлек азыгы.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).