50 ләп төре билгеле, салкын һәм уртача поясларда таралганнар.

ТРда бер төре – кәс болынчыл яки елан теле (D. caespitosa) барлык районнарда да очрый. Уйсу болыннарда, урман аланнарында, үләнле сазлык һәм сулык читләрендә үсә.

Куе, тыгыз кәс барлыкка китерә, кыска тамырчалы, 30-120 см озынлыктагы кыяк. Яфрак пластинкасы яссы, очлы кабыргалы, кыягы озын, очлы. Чәчәк төркеме – көмеш төсендәге башаксыман себеркәч, җәелеп үскән кытыршы сабаклы. Җимеше – бөртекчә. Июнь-июльдә чәчәк ата. Орлыклардан үрчи.

Көтүлекләрдәге яшь үләнен мөгезле эре терлек, атлар һәм сарыклар яратып ашый.

Чәчәк бәйләмнәре өчен дә кулланыла.