50 ләп төре билгеле, Европа, Азия һәм Төньяк Американың уртача зонасында киң таралган.

Тамырчасы калын, үрмәләүче. Туры сабаклы, 3–4 эллиптик формадагы очлы яфраклы. Чәчәкләре ялгыз, эре, төрле төстә, түбәнге аерчасы кабартылган башмак формасында (исеме дә шуннан). Җимеше – тартмачык.

ТРда 1 төре бар. Чын башмакчәчәк яки Венера башмакчәчәге (C. calceolus), – бер яки ике, сирәк кенә өч чәчәкле, 20–50 см озынлыктагы үсемлек, кызыл тимгелле ачык сары иренчәле, кызгылт-сары төстәге, ванилин исе килә торган калган яфраклары чәчәклек янында. Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш районнарда очрый. Уңдырышлы, известьле токымнар белән түшәлгән дымлы туфракларда яхшы үсә. Май уртасы – июльдә чәчәк ата, орлыклары август аенда өлгерә. Орлыклардан һәм вегетатив юл белән үрчи.

Башмакчәчәк – декоратив үсемлек. Аны үстерү белән чәчәк үстерүче һәвәскәрләр шөгыльләнә.

Сирәгәеп бара, ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).