10 лап төре билгеле, бөтен җир шарында таралган.

ТРда өч төре – вак бака тәңкәсе (L. minor), өч өлешле бака тәңкәсе (L. trisulca) барлык районнарда да, кабырчыклы бака тәңкәсе (L. gibba) Кама алды төбәгендә очрый. Агымсыз (торгын) һәм әкрен агымлы сулыкларда үсә.

Су өстендә йөзеп яки суга күмелеп үсүче вак үсемлекләрнең яшел түгәрәк яки озынча яфраксыман пластинкалары бар, алардан озын тамыр китә. Чәчәкләре бер җенесле, чәчәк тирәлеге юк, 1 җимшәнле һәм 2 серкәчле чәчәк төркемендә. Бик сирәк чәчәк ата. Җимеше ачылмый, капчыксыман, 1-7 орлыгы була. Яфракчыклардан тармакланып үрчи, ябык сулыкларның өсләрен каплап ала.

Су кошларына азык.