Биографиясе

1824 елның 3 яки 5 феврале, Курган шәһәре – 1895 елның 24 мае, Спас өязе Урыс Йорткүл авылы.

Казан университетын тәмамлый (1845).

1850 елдан Казан университетында: 1854 елдан профессор, 1862–1864, 1875–1878 һәм 1881–1882 елларда тарих-филология факультеты деканы, 1864–1871 елларда проректор, 1882–1884 елларда ректор.

1865 елдан шәһәр һәм җәмәгать китапханәләре белән идарә итү комитетының мактаулы күзәтчесе, соңыннан әгъзасы. 1880–1890 елларда земство эшчәнлеге белән шөгыльләнә, өяз һәм губерна земстволары гласные, земство мәктәбе идарәчеләре советы рәисе. 1863–1895 елларда «Казанские губернские ведомости», 1872–1873 елларда «Камско-Волжская газета», 1884–1895 елларда «Волжский вестник» газеталарында әдәби тәнкыйтьче буларак язмалар бастыра.

1865–1868 һәм 1881–1885 елларда «Учёные записки Казанского университета» журналы мөхәррире.

Фәнни эшчәнлеге

А.П.Сумароков турындагы монография, Г.Р.Державин, М.В.Ломоносов, Н.М.Карамзин, В.А.Жуковский, А.С.Пушкин, Ф.М.Достоевский турындагы мәкаләләр һәм чыгышлар, Казан университеты тарихы буенча (1887–1891) беренче фәнни хезмәт авторы.

1894 елда 3000 исемдәге (7000 данә) китаптан торган китапханәсен Казан университетына бүләк итә.

Әсәрләре

Из первых лет Казанского университета (1805–1819): В 2 ч. Казань, 1887–1891.

Очерки по истории русской литературы и просвещения с начала XIX века: В 2 т. СПб., 1902–1905.

Әдәбият

Фирсов Н.А. Студенческие истории в Казанском университете. 1855–1863 гг. // Русская старина. 1889. № 4.

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 1.

Азбукин В.Н., Макурин В.П. К оценке литературоведческого наследия Булича // Романтизм в русской и зарубежной литературе. Казань, 1974.

Автор – М.М.Сидорова