Биографиясе

1961 елның 27 октябре, Куйбышев шәһәре, хәзер Самара шәһәре – 2014 елның 5 марты, Казан.

Казан консерваториясен тәмамлый (1988).

1984–2014 елларда Татар филармониясендә. Концертмейстер буларак Татарстанның әйдәп баручы вокал сәнгате осталары (И.Шакиров, Ә.Авзалова, Х.Бигичев, З.Сәхәбиева, В.Гыйззәтуллина һ.б.) белән чыгышлар ясый.

Ф.Туишев исемендәге музыкант-башкаручылар (Казан, 1988), профессиональ гармунчылар (Казан, 1995); Сигезенче «Россия оста гармунчыларының алтын унлыгы» фестивале (Уфа шәһәре, 2005) конкурслары лауреаты. Икенче бөтенроссия «Россия авазлары» халык җырлары телерадиоконкурсы дипломанты (Смоленск шәһәре, 1994).

Иҗаты

Ялгыз башкару программалары белән Россиядә һәм чит илләрдә гастрольләрдә була, телевидение һәм радиода чыгышлар ясый.

Ялгыз башкаручы баянчы буларак, Вәлиевнең иҗатына югары профессиональлек, ачык үзенчәлек хас.

Репертуарын татар халык көйләре, татар композиторлары, дөнья классикасы әсәрләре тәшкил итә. «Зәлидә», «Сүнмәс дәрт», «Сандугач-күгәрчен» һ.б. халык көйләре эшкәртмәләре авторы.