Эчтәлек

Аның нигезендә җәмгыять үсешендә аңның хәлиткеч роле турында идеалистик күзаллау, җәмгыятьтәге кимчелекләрне халыкның наданлыгы, үз табигатьләрен белмәве белән аңлату ята. Рус мәгърифәтчелегендәге кебек үк, татар мәгърифәтчелегенә дә патриархаль нигезләрне, дини һәм әхлакый катып калганлыкны, схоластика, хорафатларны тәнкыйтьләү; табигатькә һәм җәмгыятькә рациональ мөнәсәбәт хас.

Татар мәгърифәтчелеге XVIII йөзнең 2 нче яртысында, социаль-икътисади үзгәрешләр һәм татар халкы арасында башланган чуалышлар (Батырша хәрәкәте, Батырша хаты) татар җәмгыятендәге патриархаль нигезләргә реформа кирәклеген, татар халкының белемен һәм мәдәниятен күтәрү зарурлыгын аңлауга китергәннән соң туа.

Батырша, Г.Курсави, Г.Утыз Имәни, Х.Фәезханов, Ш.Мәрҗани һ.б. татарлар арасында мәгърифәтчелек хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрдән булдылар. Татар җәмгыятен үзгәртеп коруга омтылган татар мәгърифәтчелеге идеологлары дөньяга караш принципларының төп юнәлешләрен эшләүдә фикер каршылыгына киләләр.

Мәгърифәтчеләрнең кайберләре (Морад, Г.Утыз Имәни, Б.Вәисев) татар җәмгыятен реформалау концепциясен социаль утопия рәвешендә куя, икенчеләре (Г.Курсави) шул чорда яшәп килгән иске карашларга һәм соңгы мөселман традицияләренә (тәкълид) иярүчеләргә иҗтиһад принципларын каршы куеп (Коръән һәм Сөннә нигезендә дин һәм иҗтимагый тормыш мәсьәләләрендә үз фикереңне әйтү хокукы), мөселман дине кагыйдәләренә реформа ясарга тәкъдим итә, өченчеләр (Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Баруди, Р.Фәхретдин) фәнгә һәм алдынгы мәдәнияткә татар җәмгыятенең киң даирәсен тарту зарур дип саный.

Татар мәгърифәтчелеге идеологиясе тарафдарлары, нигездә, туып килүче буржуазия вәкилләре түгел, ә мөселман руханилары мохитеннән үсеп чыккан татар зыялылары. Татар җәмгыятенең иҗтимагый-сәяси нигезләренә радикаль мәгърифәт һәм мәдәният реформалары өчен көрәш татар мәгърифәтчеләренең төп шигаре була.

XIX йөзнең 2 нче яртысында, патриархаль нигезләр таркалган һәм татар буржуазиясе формалашкан чорда, татар мәгърифәтчелеге идеологиясе иҗтимагый-сәяси төсмер ала һәм җәдитчелекнең бер өлешенә әверелә.

Әдәбият

Валидов Дж. Очерк истории образованности и литературы татар (до революции 1917 г.). М.–П., 1923;

Аршаруни А., Габидуллин Х. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931;

Фасеев К.Ф. Из истории татарской передовой общественной мысли. К., 1955;

Михайлова С.М. Формирование и развитие просветительства среди татар Поволжья (1800–1861). К., 1972;

Юзеев А.Н. Татарская философская мысль конца XVIII–XIX веков (эволюция, основные направления и представители). К., 1998. Кн. 1;

Адыгамов Р.К. Габдрахим Утыз-Имяни. К., 2005;

Идиятуллина Г. Абу-н-Наср Курсави. К., 2005.