Төньяк ярымшарның урта поясында 18 төре таралган.

ТРда бер төре – ялган актояк (Р. spurius) очрый. Елга, күл, буа ярлары буенда куе булып үсә.

Тамырчасы юан, юанайган буынтыкларыннан нечкә тамырлар китә. Чәчәк сабаклары 15-30 см озынлыкта, тәңкәсыман яфраклар һәм күпсанлы сары яисә тонык ак чәчәк кәрзиннәре б-н капланган. Яфраклары җәенке өчпочмак сыман. Чәчәкләре вак, саргылт яисә тонык куе кызыл, исле; иртә язда яфраклары күренгәнче үк ачылалар. Җимеше – бүрекчәле орлыкча.

Дару үләне. Яфракларында һәм тамырларында эфир мае, гликозидлар, сумала, органик кислоталар бар. Яфраклары төнәтмәсе тамак йомшарту өчен һәм ялкынсынуга каршы чара буларак кулланыла. Яфракларын шулай ук җәрәхәтләрне дәвалау һәм дезинфекцияләү өчен файдаланырга мөмкин.