Югары Ослан һәм Яшел Үзән районнары территориясендә урнашкан.

1998 елда Идел алды табигать комплексларын торгызу һәм саклау, рекреацияне көйләү, экологик-агарту эшчәнлеге алып бару максаты белән оештырыла.

Мәйданы 12656 га.

Күп санлы култык, ермаклар белән Зөя елгасының тамак өлешен, киң яфраклы урман участокларын алып тора. Материк, утрау һәм су экосистемаларыннан гыйбарәт булган Зөя елгасы тугаеның сулы-сазлыклы өлешләре күп кенә кошларның оялау һәм азык табу урыннары булып тора; Зөя култыгы акваториясе шактый гына балык төрләренең, шул исәптән промысел балыкларының уылдык чәчү урыны.

Үсемлекләр дөньясында көпшәле үсемлекләрнең 500 дән артык төре, шул исәптән сирәк һәм югала баручы төрләр – тармаклы наратбаш, йөзгәләк сальвиния, ап-ак төнбоек, шифалы песи борчагы үсә.

Хайваннар дөньясында балыкларның – 42, амфибияләрнең – 10, рептилияләрнең – 6, кошларның 171 төре, имезүчеләрнең 40 төре яши. ТРның Кызыл китабына кергән төрләрдән: гади тупалакбаш, Идел подусты (түбәнавыз), соры гөберле бака, сырлач сыртлы тритон, бакыр кәлтә (җизбаш), гади кара елан, зур күлбога, кыр һәм болын карчыгасы, үлән шөлдие, зур саз шөлдие, нәни акчарлак, гади төн күгәрчене, гади яр чыпчыгы, сары корташар, гади шолган, зур колаклы көрән ярканат, сулык төн ярканаты, зур йоклач очрый.