Биографиясе

1884 елның 30 гыйнвары, Самара губернасы Григорьевка-Колцовка авылы — 1938 елның 21 феврале.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1911), Сызрань һәм Самара шәһәрләрендә укыта.

1915 елдан Петроградтагы Офицерлар электр техникасы мәктәбендә эшли, 1918 елдан Кызыл Армия баш хәрби-инженерлык идарәсендә радио техникасы лабораториясен җитәкли.

1919–1923 елларда Казан радиотелеграф берләшмәләренең 2 нче базасы башлыгы.

1923–1928 елларда Үзәк радио лабораториясенең хәрби бүлеге мөдире (Петроград).

1929 елдан Түбән Новгородта: Үзәк хәрби-сәнәгый радио лабораториясен оештыра һәм аны җитәкли, Коминтерн исемендәге радио заводында эшли, уку йортларында укыта.

Эшчәнлеге

Хәрби радио элемтәсе өчен кирәкле лампа аппаратурасын эшләүчеләрнең берсе. Углов җитәкчелегендә Казанда беренче репродукторлар җитештерелә, чыбыклы телефон буенча сөйләшү ераклыгын арттыру өчен чаралар күрелә, радиопеленгатор станцияләре төзелә, бөтен гаскәр төрләре өчен радиостанцияләр эшләнеп, серияле җитештерүгә кертелә.

1921 елда Углов «чыбыксыз ерак ара телефонының беренче рус схемасын» эшләгәне өчен, Халык Хуҗалыгы Югары Советы фәнни-техник бүлегенең уйлап табу эшләре буенча комитетының бүләгенә лаек була (кара Углов көчәйткече).

Репрессияләнә (1937); үлгәннән соң аклана.

Истәлеге

Түбән Новгород шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә.

Хезмәтләре

Усилительные лампы в телефонии и телеграфии без проводов. П., 1917.

Әдәбият

Орлова А.Ф. Время и связь: Очерки по истории связи в ТАССР. К., 1988; 

Алексеев Т.В. Александр Тихонович Углов: страницы биографии // Тр. Военно-косм. акад. им. А.Ф. Можайского. СПб., 2010. № 629; 

Связь России: Биогр. энцикл. М., 2008.