Казан университетының 1929 елдан эшләп килгән  икътисад бүлеге җирлегендә оештырыла. 1936–1991 елларда В.В.Куйбышев исемен йөртә. Финанс һәм кредит факультетлары, рабфак (1939 елга кадәр) эшләп килә. Бөек Ватан сугышы елларында вакытлыча эвакуацияләнгән Ленинград финанс-икътисад институтының педагогия факультеты белән берләштерелә; СССР ФАнең  1 академигы һәм 14 мөхбир әгъзасы (И.А.Трахтенберг, А.М.Ляндо һ.б.) укыта.

1946 елда институтны Финанс министрлыгыннан РСФСРның Югары һәм урта махсус белем бирү министрлыгына тапшыру кадрлар әзерләү юнәлешләрен киңәйтергә булышлык итә. 1946 елда халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен икътисадчылар әзерли торган хисап-икътисад факультеты (хәзерге гомум икътисади факультет) ачыла; элек эшләп килгән факультетлар финанс-кредит факультетына берләштерелә. 1955 елда — читтән торып уку факультеты, 1966 елда сәнәгатьне планлаштыру факультеты (хәзерге предприятиеләр икътисады факультеты) ачыла. 1990 еллар уртасыннан менеджерлар әзерләү башлана, 2003 елда менеджмент факультеты ачыла. Институт составында дистанцион укыту, югары белемле кадрларны яңадан әзерләү факультетлары, финанс-кредит даирәсе эшчеләренең, дәүләт һәм идарә хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, икътисади белем бирү, аудиторлар, кризиска каршы идарә һәм банкротлык буенча белгечләр әзерләү үзәкләре, хисапчыларны аттестацияләү буенча укыту-методик үзәк эшли.

2010 елда институтта 21 кафедра, 300 гә якын укытучы, шул исәптән 26 фәннәр докторы, алар арасында  ТР ФАнең мөхбир әгъзасы В.В.Иванов, фән докторлары, профессорлар: С.Н.Абдуллина, К.И.Азизов, С.И.Андреев, Й.И.Әҗимов, А.И.Банников, Ш.М.Вәлитов, К.М.Гарифуллин, Ф.С.Зыятдинов, В.Б.Ивашкевич, В.А.Мальгин, И.Ш.Рахманкулов, Н.М.Сабитова, М.Р.Сафиуллин, Э.Р.Таһиров, Н.М.Якупова; шулай ук 178 фәннәр кандидаты  эшли. Кафедраларда һәм лабораторияләрдә икътисади фәннең төрле юнәлешләре, шулай ук социология, философия, тарих буенча фәнни эш алып барыла.

40 меңнән артык белгеч әзерләнә. Чыгарылыш студентлары арасында — атаклы галим-икътисадчылар Л.П.Блинов, И.А.Бахтин, М.Ф.Лучинский, Ф.Г.Хәмидуллин, дәүләт эшлеклеләре М.Җ.Азизов, С.Г.Батыев, икътисад учреждениеләре җитәкчеләре В.П.Бухина, Е.Б.Богачёв һ.б. бар.

Институтның төп корпусы 1937–1941 елларда архитектор Ю.Ю.Савицкий проекты буенча төзелгән, архитектура истәлеге булып тора.

Институт «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университеты составында.

Институтның директорлары һәм ректорлары: Ш.Х.Сакаев (1931), Г.Х.Әбделмәнов (1932–1933), Л.А.Вашеров (1933–1935), В.М.Стам (1935–1938), А.Д.Арнаутов (1938–1941), И.Д.Тихомиров (1941–1947), П.Ф.Бунин (1947–1957), В.Ф.Павленко (1957), П.В.Абрамов (1957–1962), С.А.Люшин (1962–1972), Н.З.Җәләлетдинов (1972–1980), Ф.Г.Хәмидуллин (1980–1990), Н.Г.Хәйруллин (1990-2007), Ш.М.Вәлитов (2007–2011).