Урманнар биләп торган мәйданның гомуми территориягә (ил, республика, район) нисбәте.

Язма чыганаклар буенча борынгы заманнарда Татарстан территориясенең шактый өлеше урманнар белән капланган була.

Әмма, халкы, нигездә, урман-далалы Кама аръягында яшәгән Идел буе Болгар дәүләтендә X–XIII йөзләрдә үк игенчелек һәм терлекчелек үсеш ала, һәм бу территориянең урмансызлана башлавы белән бәйле.

Монголлар Болгарны басып алганнан соң (1237), Кама аръягы халкының бер өлеше урнашу һәм авыл хуҗалыгы җирләре өчен участокларны чистартып, төньяк урманлы далаларга күченә. Казан ханлыгы чорында, башлыча, Казан артында шактый гына торак пунктлар барлыкка килә, шул сәбәпле урманнарның бетерелүе дәвам итә. Казан ханлыгы яулап алынганнан соң (1552), урманнар аеруча күпләп юк ителә. Казан тирәсендә һәм зур елга үзәннәрендә яшәүче төп халык үзләштерелмәгән урманлы ерак җирләргә куыла.

Казан губернасы буенча 1838 елдан йөзьеллык ахырына кадәр крәстияннәрнеке булган 604 мең га дан артык урманнар чистарту өчен билгеләнә. Мамадыш, Казан, Лаеш, Чистай, Спас, Тәтеш һәм Зөя өязләрендә урманнарны бетерү аеруча тиз бара.

Казан губернасы территориясендә Генераль ызанлау (1793-1803) вакытында 3265,1 мең га урман исәпкә алына, урманлылык 51,2% тәшкил итә.

1914 елга урман мәйданы 1854 мең га га, урманлылык 29,1% ка кадәр кими. Соңыннан Мари һәм Чуаш Республикаларына күчкән Царевококшайск һәм Чабаксар өязләренең (аларның урманлылыгы хәзер дә югары, 55,6 һәм 31,3%) Казан губернасы составына кергәнлеген исәпкә алып, Татарстан составындагы территорияләрнең урманлылыгы 29% тан шактый ким булган дияргә мөмкин.

1922-1928 елларда республикада тагын 54,3 мең га урман мәйданы торак пунктлар өчен бирелә. 1928 еллардагы урман фонды исәбе мәгълүматлары буенча урман белән капланган мәйдан 1029,9 мең га тәшкил итә, территориянең урманлылыгы – 15,2%.

1953 ел мәгълүматлары буенча урманлылык – 17,1%. Куйбышев сусаклагычын төзегәндә, урманнарны бетерү нәтиҗәсендә урманлылык 15,8% ка кадәр кими.

1970 елларда 28,3 га урман җирләре Түбән Кама сусаклагычына бирелә. Аннан тыш, сәнәгать һәм гражданлык төзелеше, нефть чыгару һәм башка максатлар өчен дәүләт урман фондыннан 56 мең га дан артык җир алына. Шушы чор эчендә авыл хуҗалыгы җирләрендә урман хуҗалыгы тарафыннан булдырылган якынча 50 мең га урман фондка алына.

2013 елга урманнарның гомуми мәйданы 1271,1 мең га дан артык тәшкил итә, урманлылык – 17,5%.

Территория буенча урманлылык нык үзгәрә – Чүпрәле һәм Әтнә районнарында 2,9 дан һәм 3,9%, Зәй һәм Нурлат районнарында 28,5 га кадәр һәм 43,1%.

Территориянең экологик тотрыклылыгын билгеләүче оптималь урманлылык 25% тан (тигезлекле Кама аръягы һәм Идел алды районнары) 30% ка кадәр һәм артыграк (калкулыклы, ергаланган рельефлы Идел алды һәм Кама алды районнары), республика буенча уртача 27,8% тәшкил итә.