Биографиясе

1938 елның 17 апреле, Азәрбайҗан ССРның Кировабад шәһәре – 2019 елның 20 июле, Казан.

1964 елда Казан консерваториясен (В.А.Лазько классы) тәмамлый.

1964–1994 елларда Татар опера һәм балет театры солисты.

Иҗаты

Төп партияләре: Розина («Севилья чәчтарашы», Дж.Россини), Адина («Мәхәббәт эчемлеге», Г.Доницетти), Леонора, Джильда, Виолетта («Трубадур», «Риголетто», «Травиата», Дж.Верди), Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Лейла («Энҗе эзләүчеләр», Ж.Бизе), Мими («Богема», Дж.Пуччини), Антонида («Иван Сусанин», М.Глинка), Марфа («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Татьяна («Евгений Онегин», П.Чайковский).

Башкирова шулай ук классик һәм заманча репертуардагы музыкаль комедияләрдә һәм оперетталарда төп партияләрне җырлый. Үзенчәлекле вокал һәм актёрлык осталыгы, әсәрләрнең стилистикасына тирән үтеп керүе белән истә кала торган якты сәхнә образлары тудыра.

Башкирова актив концерт эшчәнлеге алып бара. 1994 елдан Малайлар хоры гимназиясендә укыта (Казан), бер үк вакытта 1995 елдан мимика ансамбле җитәкчесе.

Автор – Р.Такташ