Спас районы территориясендә урнашкан. Яр буе утрауларын (64 утрау) һәм Куйбышев сусаклагычының сай сулыкларын били.

2001 елда билгеләнә. Мәйданы 17979 га.

Сусаклагычта балык төрләренең (чөгә, чуртан, сазан, корбан балык, густера, опты, җәен, сыла, бёрш) иң зур уылдык чәчү мәйданнары урнашкан. Иделдә кырпының иң соңгы яшәү урыннарыннан берсе.

Спас архипелагы Россиянең төп орнитология территорияләре (КОТР) һәм халыкара әһәмияткә ия булган аеруча кыйммәтле су-сазлык җирләренең перспектива исемлекләренә кертелә.

Елга каракошының иң зур резерватларыннан (9 парга кадәр оялый) берсе, сапсанның ау урыны. Ысылдавык аккошның республикада иң зур төркеме (12 пар) тыюлык территориясендә яши, бирегә зур ак челән, алсу фламинго, көдрәч пеликан очып керә.

Биредә беренче тапкыр 1924 елда Спас шәһәреннән 3-4 км төньяктарак зоолог И.С.Башкиров тарафыннан табылган дала кара еланының ТРда бердәнбер һәм ареалда иң төньяк популяциясе (1991 елдан – 50 га мәйданы булган табигать истәлеге) яши.

Тыюлык флорасы көпшәле үсемлекләрнең 448 төреннән тора. Амфибияләрнең – 7, рептилияләрнең – 5, оя коручы кошларның – 114, имезүчеләрнең 39 төре билгеләнгән.

Сирәк һәм югала баручы төрләр:

  • үсемлекләр – Себер сусыны, дарулы бизгәк үләне, рус кырыкбуыны, киң яфраклы йод үләне, кырпулы лалә, ап-ак лилия, йөзгәләк сальвиния;
  • хайваннар – бакыр кәлтә, зур күлбога, болын карчыгасы, бытбылдык, кызылаяк шөлди, карабаш шаркылдык, нәни акчарлак, кече крачка, сазлык ябалагы, гади яр чыпчыгы, сары корташар, соры карабай, яр песнәге, ас.