Тарихы

1680 елдан Починок по Речке Чичерме буларак мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук баш киемнәре тегү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 931,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Олы Кибәче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерүнең беренче елларында «Йолдыз» (беренче рәисе – Г.Фәләхов) һәм «Победа» колхозлары оештырыла. 1960 елда алар «Икшурминский» совхозына кушылалар (үзәк утары – Иске Икшермә авылы).

1986 елдан авылда – «Кибячинский» совхозы (үзәк утары – Олы Кибәче авылы), 1994 елдан – шул ук исемдәге күмәк предприятие эшли. 2011 елдан Ф.Ш. Шакиров крестьян-фермер хуҗалыгы эшли (умартачылык).

Халкы башлыча игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, «Шаһимәрдән» мәчете (2004 елдан), шулай ук төзекләндерелгән «Галим» чишмәсе бар.

Халык саны

1782 елда – 76 ир-ат;
1859 елда – 420,
1897 елда – 773,
1908 елда – 862,
1920 елда – 833,
1926 елда – 635,
1938 елда – 655,
1949 елда – 567,
1970 елда – 541,
1979 елда – 472,
1989 елда – 327,
2002 елда – 319,
2010 елда – 290,
2020 елда – 235 кеше (татарлар – 98%).