Биографиясе

1979 елның 14 июнендә Әтнә районының Олы Әтнә авылында туа.

Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлый (2001).

2001-2005 елларда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында укытучы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары; 2005-2006 елларда Россельхозакадемиянең Татарстан агрохимия һәм туфракны өйрәнү фәнни-тикшеренү институтының терлекчелек бүлеге фәнни хезмәткәре.

2006-2025 елларда Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә: укытучы (2006), предприятиеләрнең икътисад һәм оештыру кафедрасы өлкән укытучысы (2010 елдан), икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты (2012-2019), биотехнология һәм стандартлаштыру факультетында декан урынбасары (2007-2015), декан (2015-2024), үсеш һәм цифрлы трансформация буенча проректор (2024-2025), терлекчелек технологиясе һәм зоогигиена кафедрасы мөдире (2019-2025).

2025 елдан Казан дәүләт аграр университетында: терлекчелек технологиясе, тукландыру һәм зоогигиена кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларын тотуның яңа технологияләрен эшләү; терлекчелек продукциясенең продуктивлыгын арттыру һәм сыйфатын яхшырту өчен азык өстәмәләрен эшләүгә карый. Берничә азык өстәмәсен, шул исәптән «Сапромикс», «Селецел» һ.б.; авыл хуҗалыгы хайваннары организмында энтеротоксиннарны наноструктуралы сапропель һәм сөт кислотасы бактерияләре нигезендә азык өстәмәләре белән сорбцияләү ысулын; комплекслы гигиеник түшәм материалы кулланганда микроклиматны оптимальләштерү ысулын уйлап таба һәм җитештерүгә кертә.

Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Хезмәтләре

Организация птицеводства в малых формах хозяйствования. Казань, 2015. 120 с. (соавтор);

Овцеводство и козоводство. СПб, 2022. 360 с. (соавтор);

Зоогигиена. 2023. 334 с. (соавтор);

Влияние кормовых добавок агроминералов на основе сапропеля на метаболизм, количественные и качественные показатели животноводческой продукции. Казань, 2020. 256 с. (соавтор).