Тарихы

1735 елга кадәр нигез салына. Башта рус авылы була. Революциягә кадәрге чыганакларда Петровский, Катановка исемнәре белән билгеле. Җирләренең бер өлеше җәмәгать эшлеклесе, IV Дәүләт Думасы әгъзасы Н.В.Катанский милкендә була.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1870 елдагы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне эшли. XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 343 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Керәш Шуран авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Радость” колхозы (беренче рәисе – С.Кашин) оештырыла. 1950 елда – берләштерелгән К.Маркс исемендәге колхоз, 1958 елда “Коммунизм” колхозы составына керә. 1963 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе, 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1925 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1931 елда – җидееллык, 1981 елда – урта, 2016 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (2005 елдан мәктәп бинасында), “Разалия” мәчете (2004 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Шәймәрданов (1963 елда туган) – С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры директоры (1992 елдан), ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1816 елда – 44 ир-ат;
1834 елда – 81,
1858 елда – 73,
1870 елда – 139,
1884 елда – 154,
1906 елда – 204,
1920 елда – 300,
1926 елда – 298,
1938 елда – 276,
1949 елда – 246,
1958 елда – 209,
1970 елда – 273,
1979 елда – 171,
1989 елда – 161,
2002 елда – 124,
2010 елда – 137,
2017 елда – 133 кеше (татарлар).