Сарман районы Сөлек авылыннан төньяк-көнбатыштарак урнашкан. Минзәлә һәм Игәнә елгалары арасындагы урман участогы (Азнакай урманчылыгының Сарман участок урманчылыгы).

1994 елда билгеләнә. Мәйданы 194,6 га.

1 нче яруста имән һәм юкә, 2 нче яруста карама һәм усактан торучы киң яфраклы урман. Нарат һәм чыршы утыртмалары кулдан утыртылган. Куаклыкта сөялле кабар агачы, гади миләш, кызыл аю баланы, гади гөлҗимеш, тал үсә.

Үлән капламында 50 дән артык төр, сирәк үсемлекләрдән – ике яфраклы төнге миләүшә һәм башкалар.

Хайваннар дөньясы бай (кәҗәболан, бурсык, поши, бүре, төлке, үр куяны); кошлардан – урман тургае, гади солы чыпчыгы, шәүлегән, сандугач, чинар чыпчыгы, көртлек, боҗыр, суер яши.

ТРның Кызыл китабына кертелгән сирәк төрләр: балыкчы карчыга, ак ябалак, байгыш, сакаллы ябалак очрый.