Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Саба районнары территориясендә урнашкан.

Мәйданы 131,7 мең га, шул исәптән урманнар 23,9 мең га.

Кызыл Йолдыз һәм Лаеш урманчылыкларының ылыслы, катнаш һәм вак яфраклы урман участокларын үз эченә ала. Мишә, Нырсы, Әшнәк, Бәтке, Шомбыт, Бөрсет һәм башка кече елгалар ага.

1984 елда аучылык-промысел фаунасын (елга кондызы, гади тиен, суер, соры көртлек) саклау максатыннан оештырыла. Поши, кәҗәболан, кабан дуңгызы, төлке, урман сусары, Америка чәшкесе, селәүсен, үр куяны һәм ак куян яши.