Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Рус Шарламасы, Түбән Михайловка исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (дворян Пасмуровлар карамагында). 1850 елларда авылда поташ һәм пыяла заводлары эшли. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, читкә китеп эшләү кәсепчелеге, умартачылык, олаучылык таралган була.

1870 елда авылда кәшәнә төзелә, 1884 елда – вакытлыча агачтан Ионн Предтеча Господня чиркәве (сәүдәгәр И.Г.Стахеев акчасына), 1891 елда Знамения Пресвятой Богородица чиркәве ачыла (сәүдәгәр И.Г.Стахеев акчасына төзелә, архитектор А.В.Перкиц, рус-византия стилендәге архитектура истәлеге, хәзер эшли).

XX йөз башында земство мәктәбе (1880 ел, 1908 елда 46 ир бала һәм 21 кыз бала укый), земство училищесе (1903 ел, 1908 елда 57 ир бала һәм 21 кыз бала укый), пар тегермәне, икмәк саклау һәм сату, 4 бакалея, казна-шәраб һәм сыра кибетләре; дүшәмбе көннәрдә базар эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1048,73 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Кәшер волостена керә, 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Сөләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2014 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда балалар бакчасы (1999 елдан), клуб эшли.

Халык саны

1800 елда – 114 ир заты;
1834 елда – 578,
1859 елда – 684,
1870 елда – 810,
1884 елда – 1026,
1897 елда – 1063,
1905 елда – 991,
1913 елда – 947,
1920 елда – 1225,
1926 елда – 1000,
1938 елда – 898,
1949 елда – 677,
1958 елда – 719,
1970 елда – 497,
1979 елда – 299,
1989 елда – 143,
2002 елда – 261,
2010 елда – 343,
2015 елда – 335 кеше (руслар).