Эчтәлек

«Подсолнечник»ка Казан сәнгать мәктәбе студентлары һәм аның базасында оештырылган Казан ирекле сәнгать остаханәләре рәссамнары: К.К.Чеботарёв, А.Г.Платунова, Д.С.Мощевитин, Ф.П.Гаврилов (башлап җибәрүче төркем), И.Алпатов, Н.Баранов, В.Попов (псевдонимы — «Вас. Вера»), Н.Михайлов (псевдонимы «Диомиди»), П.Зотов, И.Никитин, В.Соловьёв-Озёров, Д.Фёдоров, Г.Потапов керә.

Башлап җибәрүче төркем тарафыннан Казан мәгариф комиссариатына тапшырылган устав расланмый. «Фәнни-тәҗрибә җәмгыяте»нең идея-иҗат программасы булмый.

1918 елның 23 апрель — 19 май көннәрендә узган «Подсолнечник» әгъзалары күргәзмәсе иҗат яшьләренең сәнгатьтәге эзләнүләренең неоакадемизм һәм модерннан предметсыз сәнгать һәм кубофутуризмга кадәрге киң спектрын чагылдыра. «Подсолнечник» күргәзмәсе авангард рәссамнарының Казан сәнгатендәге беренче рәсми чыгышы була, һәм ул 1920 елларның 1 нче яртысында «Всадник», «ТатЛЕФ» берләшмәләре әгъзаларының иҗатында алга таба киң үсеш ала.

Күргәзмәгә 300 гә якын әсәр куела. «Казанское слово» газетасының 1918 елның 12 май санында басылган рецензиядә «Подсолнечник» турында: «Кыюлык, чын мәгънәсендәге сәләт, ихлас эзләнү чаткылары бар, әмма шуның белән бергә аңа еш кына очраклылык, күзгә бәрелеп тору, бернигә карамастан үзенчәлекле булырга омтылу хас», дип языла.

Әдәбият

Ключевская Е.П. Из истории Казанского ЛЕФа // Советское искусство 20–30-х годов: Сб. докл. науч.-практ. конф. К., 1992.

Автор — Е.П.Ключевская