Эчтәлек

Хикәйәт тамырлары белән фольклордагы эпик жанрларга барып тоташа. Проза, сирәк шигырь яисә катнаш формада языла. Эчтәлеге һәм жанр табигате ягыннан хәзерге хикәя, новелла, мәсәлгә якын тора.

Кагыйдә буларак вакыйга бер яки берничә кеше, шаһитлар тарафыннан хикәяләнә. Хикәйәтнең үзәгендә — геройның теге яки бу вакыйгалар белән бәйле реаль булмаган, фантастик эш-гамәлләре. Хикәйәтләрдә хайваннар, кошлар да катнашырга мөмкин, кеше ышанмаслык, әкияти хәлләр дә тасвирланырга мөмкин.

Татар әдәбиятында хикәйәт популяр жанрларның берсе, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Әмир, Ф.Хөсни, И.Гази, Ә.Еники һ.б. иҗатларында очрый.

ХХ йөз башыннан «хикәя», «озын хикәя» дип атау гамәлгә керә.

Әдәбият

Әдәбият белеме сүзлеге. К., 1990.