Минераль төзелеш материаллары арасында карбонат токымнары — төзелеш ташы, вакланган таш, известь һәм известьле мелиорантлар җитештерү, цемент сәнәгатендә һәм башка кулланылучы известьташлар, доломитлар, акбур, известьле туф; балчыклы — керамик кирпеч, керамзит, санитар-техник әйберләр, керамика, плитә, чирәп, дренаж торбалары һәм башка җитештерү өчен комсыл балчык һәм бетонит, утка чыдам, форма ясау, кирпеч сугу балчыклары; авыл хуҗалыгы, цемент җитештерү һәм башкалар өчен мергель; ком-вак чуерташ кушылмасы, төзелеш эшләре өчен җиңелчә цементлашкан ком һәм комташ (бетон кушылмалары, төзелеш ташы буларак комташларның каты калдыклары); пыяла һәм металл кою тармаклары өчен бут, кварц комнары; төзелеш эшләре, цемент сәнәгате өчен гипс; тышлау ташы һәм ясалма таш буларак мәрмәр оникс; беркеткеч минераль төзелеш материалларына, ашламаларга, сәнәгать агынты суларын, газларны чистартуга һәм башка актив минераль кушылмалар алу өчен цеолитлы токымнар; автомобиль юллары төзелеше һәм ремонты өчен битумлы токымнар, карбонатлылар һәм комташлар һәм башкалар аерыла.

Табигый хәлдә кулланылучы минераль төзелеш материаллары: ком һәм вак чуерташ кушылмасы, бут ташы, ком, балчык, комташлар; сәнәгый эшкәртүдән соң: фракцияләшкән вак чуерташ, баетылган ком һәм вак чуерташ кушылмасы, фракцияләшкән һәм вакланган ком, алебастр, керамзит һәм башкалар.

2007 елның 1 гыйнварына ТРда файдалы каты казылмаларның 1000 гә якын чыганагы исәпләнә, шул исәптән фаразланган һәм ачыкланган запаслары (440 млн м3) белән карбонат токымнарының 350 гә якын чыганагы; 260 тан артык кирпеч-чирәп балчыклары (530 млн м3), шул исәптән РФнең барлык запасының 15% ка якынын тәшкил итүче бентонит балчыклары запасы; 150 дән артык ком һәм вак чуерташ материаллары (42 нче чыганакның балансында), шул исәптән ком һәм вак чуерташ запаслары 300 млн м3 дан артык, төзелеш комнары — 60 м3 ка якын; гипсның 2 зур чыганагы (100 млн т дан артык), 1 — мәрмәр оникс (1200 млн т га якын), 3 — цеолитлы токымнар (140 млн т дан артык).

Татарстан төзелеш комнары, ком һәм вак чуерташ кушылмасы, түбән һәм уртача маркалы вакланган таш җитештерү өчен карбонат токымнары, известьле мелиорантлар, кирпеч-чирәп балчыклары, бентонит, гипс, битум токымнары, вак-төяк әйберләр ясауга китүче таш (оникс) белән тәэмин ителгән. Республикадан ком-вак чуерташ катнашмасы, вак чуерташ (чикләнгән күләмдә), гипс һәм гипс ташы, бентонит балчыклары, битум, силикат кирпеч чыгарыла. Югары маркалы вакланган таш, цемент, акбур, төзелеш известе, пыяла һәм форма комы, утка чыдам һәм тышлау кирпече, тышлау плитәсе, төзелеш һәм тышлау ташы республикага кертелә.