Агачларның катнаш составы белән генә түгел, ә бәлки үсемлек һәм хайваннарның күптөрлелеге, мозаикалы төзелеше, әйләнә-тирәнең төрле тәэсирләренә чыдамлыгы белән аерыла.

Үсү шартлары бертөрле булганда, ылыслы агачлар урманнарына һәм яфраклы урманнарга караганда катнаш урманнарның продуктлылыгы югары.

Катнаш урманнарны ылыслы-вак яфраклы һәм ылыслы-киң яфраклы урманнарга аерып йөртәләр. Татарстанда беренчеләренә чыршылы-каенлы, чыршылы-усаклы, наратлы-каенлы утыртмалар керә. Алар озак яшәмиләр, вак яфраклы урманнарның (каенлыклар, усаклыклар) төп ылыслы урманнарга (наратлык, чыршылык) яки киң яфраклыларга (имәнлекләр) алышынуында арадашчы буын булып торалар. Нарат һәм чыршы агачлары урманнары составында 20–30% ка кадәр каен, усак һәм ак зирекнең катнашуы агачларның гөмбә авыруларына һәм корткычларга каршы чыдамлыгын арттыра, туфрак шартларын яхшырта.

Ылыслы-киң яфраклы урманнар катнаш урманнарның көньяк асзонасында үсә һәм Кама алды урманнарының төп зональ тибын хасил итә. Европа һәм Себер чыршысыннан һәм аларның гибридларыннан, урыны белән Себер акчыршысыннан торалар. Яфраклы токымнардан юкә, имән, очлы яфраклы өрәңге, элмә агачлары үсә. Коңгырт-көрән һәм соры урман комсыл балчыклы туфракларда продуктлылыгы югары булган чыршылыклар очрый. Алар составында Себер ак чыршысы, имән һәм өрәңге, чикләвек куагы, үлән капламы яхшы үсә. Җиңелчә кәсле һәм дымлы участокларда, кагыйдә буларак, каен, ак зирек, сирәк кенә усак үсә.

Татарстан территориясендә чыршы һәм ак чыршы югары продуктлылыгы белән характерлана, күпчелек агачларның бонитет классы 1. Чыршылыклар һәм юкәле ак чыршылыклар, сирәгрәк кенә ак чыршылы-юкәле һәм яшел мүкле чыршылыклар өстенлек итә.

Катнаш урманнарның көньяк чиге ТР чикләрендә Казан–Арча–Теләче линиясе буенча, аннары Мамадыш районы территориясе буенча Ишки–Тау иле–Көек-Ерыкса–Гурьевка линиясеннән үтә.

Бу линиядән көньяктарак киң яфраклы урманнар үсә.