Тарихы

Авыл 1646 елдан билгеле. XVIII йөздә– XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (XVIII йөз ахырында 54% − рус ясаклы крәстияннәре, 25% − керәшен һәм 21% ясаклы татарлар тәшкил итә). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлек асрау.

Православие динен тотучылар Зөя өязенең Кирмәл авылының Покров чиркәве приходына карыйлар.

XX йөз башында Татар Исламы белән бер авылны тәшкил итә, мөселман гыйбадәтханәсе, 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 664 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Косякау волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән — Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан — Норлат, 1963 елның 1 февраленнән Яшел Үзән районында.

Хәзер Күгәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Трудовой молот” колхозы оештырыла. 1958 елдан авыл зурайтылган Калинин (үзәк утары Косякау авылында), 1977 елдан Ильич исемендәге колхозлар составында (үзәк утары Күгәй авылында).

Халык саны

1782 елда — 90 ир заты;
1859 елда — 433,
1897 елда — 704,
1908 елда — 735,
1920 елда — 853 (1859−1920 еллардагы мәгълүматлар Татар Исламы авылы белән бергә бирелә),
1926 елда — 766,
1938 елда — 444 (в 1930 елларда татарлар башка торак пунктларга күченәләр),
1949 елда — 229,
1958 елда — 105,
1970 елда — 40,
1979 елда — 25,
1989 елда — 6,
2002 елда — 4,
2010 һәм 2017 елларда — 2 шәр кеше (руслар).