Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
вакланган көпшәк утырма токымнар
Теге яки бу дәрәҗәдә шомартылган тау токымнары, сирәк очракларда зурлыклары 1-10 мм (тау эшендә 5-70 мм) булган минерал кисәкләр.
Барлыкка килүе буенча вак чуерташ елга, күл, диңгез һәм су-бозлык төрләренә бүленә.
Цементланып каткан вак чуерташ гравелит дип атала.
Татарстан территориясендә Кама буе үзәнлекләр утырмалары арасында комлы вак чуерташ катнашмасының 98 чыганагы билгеле, аларның сәнәгый запаслары 341,3 млн м3, 55 чыганак эшкәртелә, 9,9 млн. м3 чимал алына (2014).
Бетон эре катнашмасы буларак, юл төзелешендә кулланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.