Алабуга шәһәреннән 4-5 км түбәндәрәк, Кама елгасы тугаенда.

ТРдагы иң зур чыганакларның берсе (запасы 60 млн м3 дан артык).

1961 елда табыла, соңыннан чималның запасларын ачыклау буенча берничә тапкыр өстәмә эшләр үткәрелә. Казан һәм Чаллы елга портлары тарафыннан 1970 елларга кадәр эшкәртелә.

Чимал республикадагы һәм күрше төбәкләрдәге төзелешләргә җибәрелә.

Хәзер үзәк өлеше вакыт-вакыт Чаллы һәм Алабуга шәһәр оешмалары тарафыннан үзләштерелә. Өске капламының калынлыгы 0,4-10 м, файдалы катламы – 2 м дан 12-15 м га кадәр, вак чуерташ 20-50%. Вак чуерташ һәм ком чыганаклары үзләренең физик-механик күрсәткечләре буенча барлык төр төзелеш эшләренә яраклы.

1991 елдан чыганакның тугай өлеше «Түбән Кама» милли паркына карый, өлешчә Алабуга һәм Түбән Кама халкының ял итү урыны буларак файдаланыла.