Спас районында, Болгар шәһәреннән 55 км төньяк-көнчыгыштарак, Вожи авылына каршы Актай елгасының уңъяк ярында.

1994-1998 елларда ЦНИИгеолнеруд хезмәткәрләре тарафыннан ачыла һәм тикшерелә.  Файдалы казылма вак таш һәм известь мелиорантлары алу өчен карбонат токымнарын чыгару буенча ташландык карьерны тикшерү барышында табыла.

Ятмалар өч морфогенетик типта бирелә: тамырсыман, ярыкланган, саркымлы кабык (мәгарә). Пичкас мәрмәр ониксы чыганагы запаслары С категориясендә дүрт тамырсыман һәм бер саркымлы кабык ятмалары буенча исәпләнә. Тамырларның озынлыгы 9-21 м, калынлыгы берничә дистә см дан 2,2 м га кадәр, тирәнлеге 12 м га кадәр өйрәнелгән. Ачылма токымнары юк.

Чыганакны эшкәртү шартлары уңай. Запас – 824 т, шул исәптән суланмаганнары – 494 т (2003). Югары сыйфатлы чималның чыгышы 80%. Пичкас мәрмәр ониксы чыганагы – Россиядә иң зур һәм аның Европа өлешендә бердәнбер чыганак, запасы буенча бергә алынган барлык чыганаклардан өстен.