Балчыкка, балчыклы туфракка, аргиллит һәм балчыксыл сланецларга бүленә.

Төп минераллар:

  • монтмориллонит,
  • гидрослюдалар,
  • каолинит,
  • хлоритлар,
  • кварц.

Дөньяда кирпеч сугу балчыклары чыганаклары чыгышы һәм яше төрле булган утырмаларда киң таралган.

Татарстан территориясендә алар, нигездә, субүләр массивларның сөзәклек өлешләрен тәшкил иткән дүртенчел система токымнары белән бәйле.

Кирпеч сугу балчыклары неоген, акбур, юра һәм Пермь яшендәге токымнарда була.

Кирпеч сугу балчыклары авыллар барлыкка килгәннән бирле файдаланыла. 1930 еллардан системалы рәвештә кирпеч сугу балчыкларына геологик разведка эшләре үткәрелә.

290 га якын чыганак табылган, аларның республика территориясе буенча таралышы тигез түгел: Әтнә һәм Балтач районнарында – 1 әр, Зәй, Бөгелмә, Тукай, Әлмәт һәм Лениногорск районнарында 14-21 чыганак. Гомуми запасы якынча 460 млн. м3, аеруча зурлары А+В+С категорияләре буенча Бөгелмә, Әлмәт һәм Тукай районнарында. Әтнә, Чүпрәле һәм Лаеш районнарыннан кала (биредә чыгарылмыйлар) барлык районнарда 1-2 чыганак эшкәртелә, аларда чыгару күләме 2-130 мең м3.

Чимал 75-200 маркалы кирпеч, керамик блоклар, тышлау плитәсе, чирәп ясау өчен яраклы.