170 тән артык минерал билгеле, аларның якынча 17 се бакыр алу өчен кулланыла: сульфидлар һәм сульфотозлар – халькопирит, ковелин һәм башкалар, төсен югалткан рудалар һәм карбонатлар, малахит, азурит.

Бакыр рудаларының минераль чимал базасы нигезен бакыр-порфирлы, бакыр-кольчеданлы, бакырлы комлыклар һәм сланецлар; молибден – бакыр-порфирлы, бакыр – цинк-колчеданлы геологик-сәнәгый чыганак типлары тәшкил итә.

Бакыр рудалары, гадәттә, комплекслы, аларда, бакырдан тыш, Fe, Zn, Au, Ag, Pt һәм башкалар бар.

Татарстан территориясендә бакыр рудалары борынгы вакытлардан билгеле. «Чудово базлары» дип аталганында XVII-XVIII йөзләрдә 18 бакыр кою заводы урнашкан була.

XVIII йөздә коелган «чиста» бакырның гомуми күләме 6,4 мең т тәшкил итә (елына 192 мең т руда чыгарылганда).

XX йөз ахырына Вятка-Кама бакыр-руда полосалары дип аталган чикләрдә (Вятка елгасының уңъяк яры, Көнчыгыш Кама аръягы), югары Пермь утырмаларында составында Cu, Au, Ag, Pt, Pd булган (затлы металл – бакырлы геологик-сәнәгый тип) 25 кечкенә һәм 15 зур ятма ачыклана.

Фаразланган ресурслар: Сu – 1,6 млн т, Ag – 3,0 мең т, Pt – 40 т, Pd һәм Au – 60шар тонна. Руда яту тирәнлеге – 40-120 м.

Чыгару ысулы – җир астыннан һәм өстеннән селте белән эретү.

Бакыр сәнәгатьнең электротехника, авиация, күн, мех һәм башка тармакларында кулланыла.