Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
(грек теленнән an – тискәре кисәкчә, hydor – су), сульфатлар классындагы минерал
Составында CaO (41,2%), Ba, Mg, Sr кушылмалары бар.
Ромбсыман сингонияле кристаллар; калын катлы шакмак һәм призма формасында, гадәттә тоташ бөртекле масса яисә җепселле агрегатлар хасил итә. Төссез, зәңгәрсу-соры яки алсу төстә. Пыяласыман ялтырый.
Катылыгы 3,5-3,8. Тыгызлыгы 2,9-3 г/см3. Су белән кушылып, нормаль атмосфера басымында гипска әверелә һәм күләме арта (30% тан артык). Порошок хәлендә H2SO4 тә эри, ләкин, кальцит һәм доломиттан аермалы буларак, CO2 бүлеп чыгармый.
ТРда утырма токымнарда очрый.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.