Чыгу урыны һәм вакыты

1914 елда Казан губерна земствосы тарафыннан Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 8 саны чыга.

Юнәлеше

Максаты – губернада яшәүче халыкларда патриотизм хисләре тәрбияләү.

Россия һәм халыкара телеграф агентлыкларыннан алынган рус армиясе баш командующие штабы боерыклары, сугыш хәрәкәтләре, рус гаскәрләренең уңышлары, Австрия һәм Германия армияләренең җиңелүе турында хәбәр иткән телеграммалар басыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.