Биографиясе

1880 елның 4 гыйнвары, Казан —1957 елның 6 сентябре, Ленинград.

Казан руханилар академиясен (1904), Петербург университеты Көнчыгыш телләре факультетының гарәп-фарсы-төрек-татар бүлеген (1909) тәмамлый.

Кытайда экспедицияләрдә була (1909–1911, 1913–1915), анда ул уйгыр, лобнор, салар телләренә һәм фольклорына караган бай мәгълүмат туплый. Аннан кайткач, төрек теле һәм әдәбияты магистры була (1916).

1917–1922 елларда Казан университетында, Шәрекъ педагогия институтында укыта, Казан университетының нумизматика музее мөдире була. 1922 елдан Петроградта: Тере шәрекъ телләре, Төньяк халыклары институтларында, Ленинград университетында укыта, СССР ФАнең Тел белеме институтында эшли. 1943–1945 елларда Алма-Ата шәһәрендә: Казакъ университетында һәм педагогия институтында төрки телләр секторы җитәкчесе.

Малов борынгы төрки язмаларны өйрәнә. Кытайга беренче сәяхәте вакытында Х йөз борынгы уйгыр язма истәлекләреннән «Алтын йаруг» текстын таба һәм В.В.Радлов белән берлектә бастырып чыгара (1–8 чыг., СПб., 1917).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре       

Уйгурский язык. Хамийское наречие: Тексты, переводы, словарь. М.–Л., 1954;

Уйгурские наречия Синьцзяна: Тексты, переводы, словарь. М., 1961;

Язык жёлтых уйгуров: Тексты и переводы. М., 1967.

Әдәбият          

Тенишев Э.Р. Сергей Ефимович Малов (к 100-летию со дня рождения) // Советская тюркология. 1980. № 6.