Табигый углеродның кристаллик төзелешле төрләренең берсе.

Гадәттә, алмаз кристаллары төссез, сирәк очракларда – сары, коңгырт, яшел, кара һәм башка төсләрдә була. Катылыгы 10, тыгызлыгы 3,5 г/см3. Кислоталарга бирешми.

Табигый алмазларның үлчәме микроскопик бөртекләрдән массалары йөзәр һәм меңәр каратка җиткән (1 карат = 0,2 г) чагыштырмача эре кристалларга кадәр була; 100 караттан эрерәк алмаз кристаллары сирәк очрый.

Табигый алмазлар ювелир (Җир шарында чыгарылганнарының 25% ы) һәм техник төрләргә бүленә.

Сәнәгатьтә синтезланган техник алмазлар күләме табигый табылганнан күпкә артык. Төрле приборлар, кораллар, абразив порошок һәм пасталар, бриллиант һәм башкаларны эшләп чыгаруда кулланыла.

Татарстан территориясе алмаз табу перспективасы булган Идел-Вятка минераген өлкәсенә керә. Республиканың көнчыгыш районнарында алмаз күренешләре дүртенчел системаның аллювиаль утырмаларында һәм аның иярченнәре – югары Пермь яшендәге токымнарда очрый. Көнбатышта Токмово гөмбәзе нигезендә алмаз эзләүдә перспектив, торбасыман типтагы («шартлау трубкалары») өч аэромагнит аномалиясе билгеле, ә дүртенчел утырмаларда аның иярченнәре – пироп, хромшпинелид һәм пикроильменит очрый.

Татарстанда билгеле алмазларның үлчәмнәре 0,3 мм га җиткән үтә күренмәле ак һәм саргылт төстәге кристаллардан (идеаль октаэдрлар) һәм кристалл үсентеләреннән гыйбарәт.