Аксубай, Алексеев һәм Нурлат районнары территориясендә урнашкан.

Мәйданы – 12,9 мең га, шул исәптән урманнар – 10,6 мең га. Тыюлык территориясе аша Әдәм, Сосновка елгалары ага.

1967 елда аучылык кәсебе фаунасын (поши, кабан дуңгызы, кәҗәболан, суер, боҗыр, көртлек) саклауны көчәйтү максатыннан оештырыла.