Болын-дала һәм яфраклы урманнарда өстәмә юешләнү шартларында хасил була.

Кара болын туфраклары өчен профильнең шактый ук тирәнлектә юешләнүе һәм түбәнге горизонтларның туфрак-грунт сулары белән даими туенуы вакытында дымны өслеккә якынрак тарту периодларының чиратлашуы хас.

Морфологик билгеләре буенча кара болын туфраклары кара туфракларга якын, алардан гумус горизонтының карарак төстә булуы һәм югары гумуслык, түбәнге горизонтларда глейлану билгеләре булуы белән аерыла. Кара туфраклар арасында таплар рәвешендә, нигездә, рельеф түбәнлекләрендә җиңелчә кәсле яссы субүләрләрдә һәм елгаларның тугайасты террасаларында таралган.

2 астипны билгелиләр:

  • карасу болын туфраклары (өстән вакытлыча дымлану шартларында формалаша),  
  • кара болын туфраклары (туфрак-грунт суларының даими тәэсир итеп торуы нәтиҗәсендә).

Кара болын туфраклары профилендә кара төстәге көпшәк төзелешле, бөртекле структуралы гумус горизонтын (А) билгелиләр. Гумуслы горизонтның аскы өлешендә (АВ) төсе коңгыртлана, псевдомицелий хәлендәге карбонатларның күренүе мөмкин. Гумуслы горизонтларның гомуми калынлыгы – 70, кайвакыт 120 см га кадәр. Икенче күчеш горизонты (В яки Вg) бер төстә генә түгел, коңгырт, тирәнгә сузылган күп санлы гумус эзләре бар; чикләвек сыман призматик структуралы; бу туфракларның кара болын астибында глейлану билгеләре күренә башлый. Ана токым (Cgk) – күгәрек-көрән төстәге таплар рәвешендә глейлану эзләре булган карбонатлы утырманы тәшкил итә.

ТРда кара болын туфраклары 141 мең га (барлык мәйданның 2,1% ы) тәшкил итә. Бу туфракларның 2 төре таралган: селтесезләнгән (В горизонтында карбонатлар юк) һәм тозланган (профильнең түбәнге өлеше җиңел эрүчән тозлар белән баетылган).

Кара болын туфракларының механик составы балчыклы һәм авыр балчыксыл. Суга чыдам бөртекле структурага, югары көпшәклеккә һәм су тота алу сәләтенә ия. Алмаш магний күп булуы (алмаш нигезләре суммасының 30-50%) хас, бу исә грунт суларының тәэсире белән бәйле. Мохит реакциясе нейтральгә якын. Кара туфракларга караганда гумус запасы зур, шунлыктан, дым белән яхшырак тәэмин ителү сәбәпле, уңдырышлылык та югары, бу аеруча коры елларда сизелә.

Бу тип туфраклар авыл хуҗалыгында киң кулланыла.

Бөртекле һәм техник культуралар игелә.

Туфракларның бер өлешен печәнлек һәм көтүлек җирләр били.