Биографиясе

1886 ел – 1922 елның 5 июне, Казан.

1905 елдан Ташкент, Чиләбе, Самара шәһәрләрендә революцион эшчәнлек алып бара.

1906 елдан РСДРП әгъзасы.

1916 елда революцион пропаганда алып баруы өчен Себергә сөрелә.

1917 елда Самарага кайта; РСДРП(б)ның губерна комитеты секретаре, соңыннан губерна башкарма комитеты рәисе булып эшли.

Гражданнар сугышы чорында 1918 елда Самара, соңрак Чапаев исемендәге 25 нче дивизиянең сәяси комиссары була. Самараны азат итүдә катнаша (1918 ел, октяберь).

1919–1920 елларда Кубаньда һәм Ростов-Дон шәһәрендә партия эшендә.

1921 елда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларның Казан шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе, бер үк вакытта ТАССР ХКС рәисе урынбасары.

1922 дән РКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты 1 нче секретаре.

Авиация һәлакәтендә вафат була.

Әдәбият

Саркин В. Галактионов Алексей Петрович // Борцы за счастье народное. К, 1983. Кн. 2.