Биографиясе

1902 елның 1 июне, Сембер губернасы, Алатырь өязе Чуварлеи авылы — 1953 елның 20 августы, Казан.

1920 елда Алатырь реаль училищесен тәмамлаганнан соң, Казан тимер юлларында эшли.

1930 елда Казан университетын тәмамлый.

1932 елдан Казан авиация институтында, махсус лаборатория башлыгы урынбасары (1940–1941) һәм аэродинамика кафедрасы мөдире (1940–1941, 1948–1953).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре канат, әйләнү җисемнәре һәм күп бәйләнешле контурлар аэродинамикасына карый.

Нужин тавыш тизлегенә кадәрге кече һәм зур тизлекләр вакытында кысылучан һәм кысылмаучан сыеклыкның яссы агымында канат теориясен, канатның азаккы җәеме һәм рәшәткәләрне ягалап агу теориясен эшли. Азаккы җәелгән канат өчен төп интеграль-дифференциаль тигезләмәне чишү юлын тәкъдим итә, бу юл катлаулы формадагы, уемтылары, авыш элероннары, япкычлары һ.б. булган канатларның җәелмәсе буенча циркуляция бүленешен тиз исәпләп табарга мөмкинлек бирә.

Бөек Ватан сугышы елларында Идел яры буйлап салынган саклану поясы төзелеше бригадиры, Алексеев районы «Восход» колхозы рәисе булып эшли.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

К вопросу приближённого решения интегрального уравнения моноплана // Тр. КАИ. 1935. Вып. 4;

К теории обтекания тел газом при больших дозвуковых скоростях // Прикладная математика и механика. 1946. Т. 10, вып. 5–6;

Расчёт распределения циркуляций по размаху крыла // Тр. КАИ. 1953. Вып. 27.