Эчтәлек

Император Николай I нең 1827 ел 28 апрель Фәрманы белән Казан штаб-офицер жандармнар идарәсе буларак оеша; Жандармнар корпусы турындагы 1867 ел 9 сентябрь Нигезләмәсе белән Казан губернасының жандармнар идарәсе итеп үзгәртелә.

Саклау вазифаларын башкара, революцион һәм оппозицион хәрәкәткә каршы көрәшә, чуалышларны бастыра, дәүләт җинаятьләре турындагы эшләр буенча сорау алулар үткәрә, мәхкәмәнең хөкем карарларын үти, хөкем ителгәннәрне озатып бара, 1871 елдан сәяси эшләрне тикшерү белән дә шөгыльләнә. 1917 елгы инструкция буенча идарәгә шулай ук җирле халыкны үзләренә белдермичә генә күзәтеп тору, губернага башка территориядән килгән затларны күзәтү; хакимият эзәрлекләвеннән качып йөргән кешеләрне эзләү; полициягә җәмәгать тәртибен саклауда ярдәм күрсәтү; Казан саклау бүлегенә агентура мәгълүматлары бирү һәм сорау алулар уздырганда аның белән хезмәттәшлек итү; чит ил шпионнарына каршы көрәш йөкләнә. 5 бүлекне үз эченә ала: гомуми җитәкчелек; эзләү, тикшерү, сәяси тотрыклылык, акча. ХХ гасыр башында идарә составына башлык, 2 ярдәмче, адъютант, писерләр, вахмистрлар, унтер-офицерлар (барлыгы 46 кеше, 1904) керә.

Жандармнарның аерым корпусы штабына һәм Император галиҗанәпләре канцеляриясенең III бүлекчәсенә, 1881 елдан — Полиция департаментына буйсына. Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 10 март карары белән таратыла.

Әдәбият

Государственность России: Государственные и церковные учреждения, сословные органы и органы местного самоуправления, единицы административно-территориального, церковного и ведомственного деления (конец XV века — февраль 1917 года): Словарь-справ. М., 1996. Кн. 1.