Буа районы территориясендә, элеккеге Үтинкә авылыннан төньяктарак урнашкан.

1987 елда билгеләнә. Мәйданы 50 га, сакланулы зонасы 50 м киңлектә.

Сөркә-байбак колониясе Карлы елгасының сул кушылдыгы булган елгачык үзәненең далаланган сөзәклекләрен били.

ТРның Кызыл китабына кертелгән үсемлек төрләреннән язгы адонис, чәчсыман кылган, хайваннардан кыр карчыгасы, ысылдавык аккош (очып үтеп китү вакытында), тимгелле йомран, кыр тычканы очрый.

Объект 100 еллык өйрәнү тарихына ия.