Табигатьтән файдалану нигезле булганда, яңадан булдырыла торган байлыкларны кабат торгызу, үсеш алган халык хуҗалыгының һәм кеше сәламәтлегенең киләчәк ихтыяҗларын исәпкә алып, яңадан булдырылмый торган байлыкларны экономияле чыгару һәм тоту; уңай тереклек мохитен, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының, ландшафтның төрлелеген саклау; зарарлы калдыкларны куркыныч тудырмаслык итеп күмү эшләре алып барыла.

Табигатьтән рациональ файдалануга экология дә керә; рациональ файдаланмау исә табигый байлыкларның тотылып бетүенә, табигатьнең яңадан торгызылу көчләренең какшавына, аның сәламәтләндерү һәм эстетик сыйфатлары кимүгә китерә. Бу табигый мохит белән аерым бер җирлектә, төбәктә, ә XX йөзнең 60 елларыннан гаять зур масштаблардагы үзара тәэсир итешүдә киеренкелек, каршылык тудыра. XX йөз урталарыннан башлап табигатьтә бара торган процессларның гармониясен саклау максатында табигатьтән файдалануны идарә итү кирәклеген аңлау ныгый (идарә итүдә төп роль дәүләттә кала). Табигатьтән файдалану өлкәсендә дәүләтнең төп көйләү функцияләре: нигезле файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча нормалар эшләү; әлеге өлкәдә оештыру эшчәнлеге, шул исәптән планлаштыру, финанслау, лицензия бирү; әйләнә-тирә мохит мониторингы, табигатьне саклау законнарының үтәлешенә күзәтчелек һәм контроль.

ТРда табигатьтән файдалануның үзенчәлекләре республиканың бай табигый ресурслар базасы: яхшы агроклиматик, су, туфрак-үсемлек һәм ландшафт, балык һәм сунарчылык ресурслары, минераль һәм төзелеш материаллары, янучан файдалы казылмалар, аграр рудалар белән бәйле. Төбәкнең тулай продукты үсешен һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуны тәэмин итүче табигый чимал ресурсларын һәм төбәкнең табигый ресурс потенциалын максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле куллану республиканың социаль-икътисади үсешендә төп максат булып тора.

Нефть — төбәкнең төп табигый ресурс базасын төзүче. Аны чыгару буенча ТР РФ субъектлары арасында — 2 нче, дөньяда 32 нче урынны алып тора. Россиядә чыгарылучы табигый битумның 36% ы диярлек Татарстан территориясендә.

Республикада җирдән файдалану (җир фондының төп өлеше — 70% ка якыны — авыл хуҗалыгы җирләренә туры килә) һәм игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә: бөртек, ит, сөт һәм башка продукция җитештерү буенча Татарстан РФ төбәкләре арасында беренче өчлеккә керә; җан башына исәпләгәндә, җитештерү РФ күрсәткечләреннән уртача 1,5 тапкыр артыграк.

Индустриаль яктан үсеш алган Татарстанда табигатьтән файдалану үзенчәлекләре шулай ук химия, нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару, нефть сәнәгатьләренең тупланганлыгы, нык үскән авыл хуҗалыгы (терлекчелек комплекслары һәм кошчылык фабрикалары, сәнәгатьнең эшкәртү тармаклары һәм башкалар) белән бәйле.

Аграр-сәнәгать комплексының табигый ландшафтка шундый зур йогынтысы санитария-гигиена халәтен һәм экологияне катлауландыра, җир асты, җир, урман, су һәм башка табигый байлыкларның кимүенә китерә, табигать комплексларының табигый тигезлеген һәм бөтенлеген боза. Шуңа бәйле рәвештә республикада табигатьтән файдалануны оптимальләштерү чаралары күрелә: табигый байлыкларны комплекслы һәм тирәнтен эшкәртүне арттыру, икътисадның ресурс сыйдырышлылыгын киметү, чистарту системаларын камилләштерү, икътисади яктан нәтиҗәле һәм экологик хәвефсез технологияләргә күчү. Экологик контроль, бигрәк тә муниципаль, җәмәгатьчелек, прокурор күзәтүләре алып барыла. Әйләнә-тирә мохиткә теге яки бу хуҗалык эшчәнлегенең тискәре йогынтысы ихтималын һәм шуңа бәйле социаль, икътисади һәм башка нәтиҗәләрне булдырмау максатыннан экологик экспертиза үткәрелә, шуның нәтиҗәсендә әлеге эшчәнлеккә рөхсәт бирелә, аның экологик таләпләргә туры килүе билгеләнә.

ТРда табигый байлыкларны һәм табигатьне рациональ файдалануга караган федераль законнар белән беррәттән республика законнары да гамәлдә: «Җир асты байлыклары турында» (1992), «Атмосфера һавасын саклау һәм нигезле файдалану турында» (1994), «Җитештерү һәм куллану калдыклары» (1997), «Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылык турында» (1999) һәм башкалар.

Табигатьне рациональ файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә оештыручы рольне ТРның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгы, ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, республиканың башка министрлык һәм ведомстволары, муниципаль оешмалар, шулай ук табигый байлыклар һәм табигатьне саклау буенча федераль территориаль органнар уйный.