Бимә елгасының (Кырыкмас, Иж елгалары бассейны) сул кушылдыгы.

Озынлыгы 16,2 км (ТР чикләрендә 10 км га якын), бассейнының мәйданы 71,4 км2. Сарапул калкулыгыннан ага. Югары һәм түбән агымнары – Әгерҗе районы территориясендә, урта агымы – Удмурт Республикасы территориясендә. Елга башы – Яңа Чыкалды авылыннан 1 км көнбатыштарак, тамагы – Исәнбай авылыннан 1,5 км төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 175 м, тамагыныкы – 105 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Кумырсаның 0,3 км дан алып 7,1 км га кадәр озынлыктагы 12 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,7 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,26-0,5 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 105 мм, ташу агымы катламы 91 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ункөнлегендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,035 м3/с.

Суы язын каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.

Кумырса бассейнында суның гомуми күләме 1 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.