Буа районы территориясендә, Яңа Тинчәле һәм Шәйморза авыллары арасындагы Олы Тилчә елгасы үзәненең сулъяк яр сөзәклеге буендагы участокны били.

1987 елда билгеләнә. Мәйданы 125 га.

Тугай һәм далаланган болын күренешләре булган 5 км озынлыктагы ерым-сызалар системасында сөркә-байбак (2006 елда ТРның Кызыл китабыннан сызыла) колониясе яши. Бу аларның иң төньяктагы яшәү урыннарының берсе. 1995 елда — 308 оя.

Дала һәм кыр карчыгасы, тимгелле йомран очрый.

Үсемлекләрнең сирәк төрләре, шул исәптән язгы адонис үсә.