Гадәттә, бу вакытта тугайларның су астында калуы күзәтелә.

Уртача поясның тигезлек елгаларындагы кебек үк Татарстан елгаларында да су ташу язын кар эрү белән бәйле.

Республиканың көньяк өлешендә уртача алганда 28–30 мартта, төньякта — 4–5 апрельдә башлана, тиңдәшле рәвештә 27–28 апрельдә һәм 5–7 майда тәмамлана. Апрельдә ТР территориясендә формалашкан ташу агымы уртача айлык агымнан 6–7 тапкыр, кышкы челләдәге уртача айлык агымнан 20 тапкырдан артып китә. Су ташу чорында кар сулары агымының уртача күләме 5 км3 яки гомуми еллык агымның 61,9% ын тәшкил итә.

Куйбышев сусаклагычы төзелгәнгә кадәр су ташу вакытында Идел һәм Кама елгаларының түбән агымында су биеклеге 9–10 м га күтәрелгән. Уртача зурлыктагы елгаларда (Чишмә, Зәй, Зөя һәм башка) су биеклеге 4–6 м, кече елгаларда 2–3 м га арта.