Тарихы

XVIII йөз башында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Нарат Илга, Елтан исемнәре белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган һәм ясаклы чувашлар, ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төр шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1841 елда авылда яшәүчеләрнең 47% ы – чувашлардан, 53% ы керәшен татарлардан тора. XIX йөз ахырында халкының 20% ы чамасы мәҗүси чувашлардан гыйбарәт була.

Авыл хәзер Аксубай районына кергән Саурыш авылының Рождество чиркәве приходына карый.

1868 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла.

XX йөз башында земство мәктәбе, 2 тегермән, тимерчелек, ярма яргыч, йон тетү урыны, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1514 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елгакадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Армия, 1958 елның 23 маеннан Чистай районында.

Хәзер Чуаш Ялтаны авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Тарнасаз» колхозы оештырыла (беренче рәисе – Я.Лукьянов). Соңрак «Победа» колхозы һәм Ворошилов исемендәге колхоз эшли. 1950 елдан авылда – эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка шулай Керәшен Ялтаны, хәзер инде юкка чыккан Васильевка авылы керә), 1957 елдан – «Алга» (үзәк утары – Изгар авылы), 1965 елдан – «Искра» (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалыкка Акбулат (1993 елга кадәр), Ишәле, Кәрәкә Күле (1989 елга кадәр)), Керәшен Ялтаны, Рус Ялтаны аыллары керә) совхозлары эшли. 2001 елда хуҗалык кабат Ишәле авылы белән бергә «Колос» авыл җитештерү кооперативына берләшә, соңгысы 2005–2014 елларда шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять буларак эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1934–1950 елларда махсус төзелгән бинада – җидееллык мәктәп, 1976 елдан яңа бинада – урта мәктәп, мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли; 1987 елда мәктәпнең машиналарны өйрәнү классы ТАССР ВДНХсында күрсәтелә.

1987–2016 елларда балалар бакчасы эшләп килә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1950 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, Архангел Михаил гыйбадәтханәсе (2011 елдан) бар.

Авылдан 2 км төньяк-көнчыгыштарак болгар тибындагы кабер ташы сакланган борынгы зират табыла.

Күренекле кешеләре

А.А.Емекеев (1952 елда туган) – социология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Әлмәт нефть институты ректоры (1999–2016).

Халык саны

1782 елда – 94 ир-ат;
1859 елда – 464,
1897 елда – 716,
1908 елда – 747,
1920 елда – 974,
1926 елда – 662,
1938 елда – 738,
1949 елда – 539,
1958 елда – 583,
1970 елда – 755,
1979 елда – 624,
1989 елда – 456 (татарлар – 75%, чувашлар – 21%),
2002 елда – 445 (татарлар – 92%, чувашлар санының кимүе аларның йотылуы һәм керәшен татарларның Керәшен Ялтаны авылына күченүе белән бәйле),
2010 елда – 371,
2021 елда – 281 кеше.