Беркадәр таррак мәгънәдә күк йөзенең болытлар белән каплану дәрәҗәсен болытлылык дип атыйлар.

Болытлылык нульдән алып (болытсыз күк) 10 га кадәр (бөтен күк йөзе болытлар белән капланган) баллар белән билгеләнә.

Шуның белән бергә күк йөзенең өч төп торышын аерып күрсәтәләр:

  • аяз (0-2 балл),
  • ярым аяз (3-7),
  • болытлы (8-10).

Гомуми болытлылык (барлык биеклекләрдәге күренә торган болытлар) һәм түбәнге болытлылык (аскы чиге җир өстеннән 2 км дан кимрәк булган болытлар) аерып карала.

Болытларның халыкара классификациясе 10 төп форманы үз эченә ала:

  • каурыйсыман,
  • каурыйсыман-өем,
  • каурыйсыман-катламлы,
  • биек өем,
  • биек катламлы,
  • катламлы,
  • катламлы-өем,
  • катламлы-яңгыр,
  • өем,
  • яңгырлы-өем.

ТРда түбәнге болытлылык өстенлек итә, ул болытларның гомуми күләменең ел буена уртача 65%ын, апрельдән июньгә кадәр 60% тан кимрәген, октябрьдән декабрьгә кадәр 70% тан күбрәген тәшкил итә. Гомуми  болытлылыкның уртача еллык күрсәткече 7 баллга якын, түбәнге болытлылык – 4,5 балл һәм көньякка таба кими. Иң югары болытлылык - көз азагына, иң түбәне җәйге айларга туры килә. Елына гомуми болытлылык буенча 30-35, түбәнге болытлылык буенча 90-120 көн аяз була.

Аяз күк йөзе апрельдән августка кадәр ешрак күзәтелә: гомуми болытлылык буенча 30-35%, түбәнге болытлылык буенча 50-65%. Елына гомуми болытлылык буенча 140-165, түбәнге болытлылык буенча 45-85 көн болытлы була.

Октябрьдән гыйнварга кадәр болытлы күк йөзе кабатлануы гомуми болытлылык буенча 70% һәм түбәнге болытлылык буенча 50%. Болытлылыкның тәүлеклек үзгәреше, көндезге сәгатьләрдә өем болытлар барлыкка килүе һәм үсеше өчен уңайлы шартлар туу сәбәпле, елның җылы вакытында ачыграк чагыла.

Елның салкын вакытында күпчелекне катламлы болытлар тәшкил итә, иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә болытлы була. Атмосфера фронтлары үткән вакытта еш кына катламлы – яңгыр һәм биек катламлы болытлар күзәтелә.

Болытлылык һава торышы һәм климат формалашуда, атмосфераны кушылмалардан чистартуда әһәмиятле роль уйный. Ул радиация процессларын көйли, температура режимына һәм явым-төшемнәргә йогынты ясый.