Чын гөреҗдәләргә охшаш, әмма сөтчел сыекчасыз.

Татарстан территориясендә 3 төре бар. Ак нарат гөмбәсе яки ак гөреҗдә (R. delica) — иң күп таралган гөмбәләрнең берсе. Июльдән октябрьгә кадәр яфраклы һәм катнаш урманнарда еш һәм күпләп очрый. Зур төркемнәр хасил итеп үсә. Эшләпәсе кабарынкы, картайган гөмбәнең — бүрәнкәсыман, диаметры 20 см га кадәр, тонык, ак, кайвакыт сары-коңгырт тимгелле, кырыйлары аска таба бөгелгән. Кабыгы эшләпәсеннән купмый. Сабы кыска, түбәнге өлешендә аз гына тарая, тыгыз, ак төстә яки коңгырт. Йомшагы ак, сындырганнан соң төсе үзгәрми, хуш исле.

Кара нарат гөмбәсе яки кара гөреҗдә (R. adusta) июльдән октябрьгә кадәр яфраклы, ылыслы һәм катнаш урманнарда очрый. Төркем хасил итеп үсә. Эшләпәсенең диаметры 5–15 см, кабарынкы, өлгергән гөмбәнең бүрәнкәсыман, тонык соры төстә. Сабы тыгыз, кыска, эшләпәсе белән бер төстә. Йомшагы ак, сындырганда башта алсу-соры, аннары кара, каты.

Каралучан нарат гөмбәсе (R. nigricans) июльдән октябрьгә кадәр ылыслы һәм яфраклы урманнарда очрый. Зур төркемнәр хасил итеп үсә. Эшләпәсенең диаметры 15 см га кадәр, башта кабарынкы, соңыннан үзәгендә батынкы, тонык ак төстә, ярылучан. Йомшагы тыгыз, ак, сындырганда башта кызара, аннары карала, хуш исле. Споралы порошогы ак. Сабының биеклеге 8 см, юанлыгы 2 см га кадәр, туры, тигез, ак төстә.

Ак нарат гөмбәсе һәм кара нарат гөмбәсе ашарга яраклы. Каралучан нарат гөмбәсе шартлыча ашарга яраклы.

Бөҗәкләрдән нык зыян күрә.