- РУС
- ТАТ
50 гә якын төре билгеле. Төньяк ярымшарның урта өлкәләрендә таралган.
ТР территориясендә 3 төре бар: көзге яки сары майлы гөмбәләр (S. luteus), ярмалы яки җәйге майлы гөмбәләр (S. granulatus), борычлы майлы гөмбәләр (S. piperatus). Урман буйларында, аланнарда, кашлакларда үсә. Ылыслы (күбесенчә нарат) һәм бик сирәк очракта яфраклы агачлар белән микориза хасил итәләр. Июнь–сентябрьдә төркем булып үсәләр.
Эшләпәсенең диаметры 10 см га кадәр, башта ярымшарсыман, кайвакыт читләре өскә күтәрелеп тора, сары, көрән, саргылт, шома, гадәттә лайлалы, ябышкак, күбесенең тиречел капламы җиңел куба, дымлы көннәрдә ялтыравык майлы (исеме шуннан) төсмер ала. Споралы порошогы аксыл сары. Аягы цилиндрик, озынлыгы 10 см га кадәр, юанлыгы 1–2 см. Көзге майлы гөмбәләр ярмалы майлы гөмбәләрдән сабындагы боҗра һәм сары-көрән эшләпәсе белән аерыла.
Йомшагының тәме үтә борычлы булган борычлы гөмбәдән кала, барлык төрләре дә ашарга яраклы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.