Эчтәлек

Әстерхан татар драма театрына нигез салучылар, күп кенә төбәкләрдә, шул исәптән Кырым, Кавказ, Урта Азиядә профессор татар театрларын оештыруга һәм үстерүгә зур өлеш кертәләр:

1. Җәләл Мөхәммәтҗан улы (1886–1954), драма актеры, режиссер, педагог. 1907 елның 13 гыйнварында Әстерхан шәһәрендә татар театр труппасының беренче чыгышында катнаша. Әстерханда «Ваһабия», Казанда «Касыймия» мәдрәсәләрен тәмамлый, Истанбул шәһәрендә (Төркия) укый, Әстерханда «Шура-и ислам» мәктәбендә укыта. Сәхнә эшчәнлеген 1907 елда башлый, 1908 елда «Казан-Кавказ мөселман артистлары ширкәте» спектакльләрендә катнаша, 1913–1914 елларда «Сәйяр», 1916 елда «Ширкәт» труппаларында, 1917 елдан яңадан Әстерхан татар драма театрында. 1922 елда Казанда Беренче татар үрнәк театрында. Соңыннан Әстерхан, Баку шәһәрләре театрларында, Симферополь шәһәрендәге Кырым татар театрында эшли.

Драматик һәм комик рольләр башкара (Зыя – «Яшьләр», Ф.Әмирхан; Тихон – «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский; Сибгатулла, Бәдри – «Галиябану», М.Фәйзи; Солтанбәк – «Аршин мал алан», Г.Гаҗибәков), режиссер буларак спектакльләр куя;

2. Зөлкарнәй Мөхәммәтҗан улы (псевдонимы Грабов) (1888–1936), драма актеры, режиссер. Сәхнә эшчәнлеген 1907 елда Әстерхан татар театры труппасында башлый. 1921–1931 елларда Симферополь шәһәрендә Кырым татар театрында, Сәмәрканд һәм Ташкент шәһәрләрендә үзбәк театрларында эшли. 1931 елдан яңадан Әстерхан татар драма театрында;

3. Гөлчәһрә Әхмәт кызы (1899 елның 7 сентябре, Әстерхан шәһәре – 1998 елның 24 августы, Казан), драма актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы (1957). Зөлкарнәй Байкинның хатыны. Сәхнә эшчәнлеген 1920 елда Әстерхан татар драма театрында башлый. 1921–1931 елларда Симферополь шәһәрендә Кырым татар театрында, Сәмәрканд, Бохара, Ташкент шәһәрләрендә үзбәк театрларында, соңрак Баку шәһәрендә Әзәрбайҗан музыка театрында, Сталинград өлкәсенең Камышино шәһәрендә рус театрында, Мамадыш, Казан татар театр коллективларында эшли. 1945–1959 елларда Татар академия театры труппасында.

Җырлау сәләтенә ия буларак, музыкаль спектакльләрдә төп рольләрне (Галиябану – шул исемдәге спектакль, М.Фәйзи; Мәйсәрә – «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин; Зөбәрҗәт – «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт), соңыннан өлкән яшьтәге характерлы рольләрне (Әсма – «Казан сөлгесе», К.Тинчурин; Ольга – «Чит кеше күләгәсе», К.М.Симонов һ.б.) башкара;

4. Сара Нәбиулла кызы (1895 елның 14 декабре, Әстерхан шәһәре – 1972 ел), драма актрисасы, РСФСРның атказанган артисткасы (1940). Җәләл Байкинның хатыны. Сәхнә эшчәнлеген 1912 елда Әстерхан татар драма театры труппасында башлый, 1913–1914 елларда «Сәйяр», 1916 елда «Ширкәт» труппасында эшли. 1919 елда Әстерхан татар театр студиясендә укый. 1922 елда Казанда Беренче үрнәк татар театрында, 1928–1929 елларда Татар академия театрында эшли. 1930 елларда Баку шәһәрендә татар театрында, Симферополь шәһәрендә Кырым татар театрында эшли һәм шуннан театр белән бергә Үзбәкстанга сөрелә. 1944–1956 еллардада Әндижан шәһәрендә үзбәк театрында эшли, соңыннан Әстерхан шәһәренә кайта.

«Галиябану» спектаклендә (М.Фәйзи) Галиябану ролен беренче башкаручы, шулай ук К.Тинчурин (Мәйсәрә – «Зәңгәр шәл»), Ф.Әмирхан (Сара – «Яшьләр»), Г.Исхакый (Әсма – «Хәлфә»), Н.Вәзирова (Сәгадәт – «Фәхретдиннең кайгысы»), Ш.Камал (Камилә – «Хаҗи әфәнде өйләнә»), А.Н.Островский (Полина – «Төшемле урын»), Ф.Шиллер (Луиза – «Мәкер һәм мәхәббәт»), У.Шекспир (Офелия – «Гамлет») пьесалары буенча куелган спектакльләрдә төп рольләрне башкара;

5. Фатыйма Мөхәммәтҗан кызы (1897–1925), драма актрисасы. Сәхнә эшчәнлеген 1914 елда Әстерхан татар драма театры труппасында башлый. Характерлы актриса буларак, күбесенчә асрау кыз, гади һәм күп сүзле, шаян карчыклар рольләрен башкара;

6. Габдрахман Мөхәммәтҗан улы (1905–1944), драма актеры, композитор һәм дирижер. 1920 еллардан Әстерхан татар драма театрында башта күбрәк музыка уен коралларында уйный торган рольләрне башкара, соңыннан спектакльләргә музыка сайлый, үзе дә яза. 1939–1942 елларда Татар академия театрында оркестр дирижеры.

Бөек Ватан сугышында һәлак була;

7. Зәйни Сәлах улы (1911–1943), рәссам. Җәләл, Зөлкарнәй, Фатыйма һәм Габдрахман Байкиннарның бертуганнарының улы, Әстерхан шәһәрендә сәнгать училищесен тәмамлый, Әстерхан татар драма театрында рәссам булып эшли.

Бөек Ватан сугышында һәлак була;

8. Вил Зөлкәрнай улы (1925), техник-технолог. Гөлчәһрә һәм Зөлкарнәй Байкиннарның улы. Әстерхан шәһәрендә хореография училищесен тәмамлый. Әстерхан татар драма театры спектакльләрендә катнаша, балалар һәм яшүсмерләр рольләрен башкара. 1937–1941, 1947–1955 елларда Әстерхан, Севастополь, Казан шәһәрләренең җыр һәм бию ансамбльләрендә биюче.

Әдәбият

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1998.

Мәхмүтов Һ. Әстерхан татар театры // Мирас. 1995. № 11–12.

Илялова И. Артисты театра им. Г.Камала: Библиографический справочник. Казань, 1996.

Автор – И.И.Илялова